Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Муллагалиева Х.М. һәм Закирова Р. А. кызыклы һәм бай программа әзерләделәр. Катнашучылар "Мелодияне таны", "Стоп кадр", "Афоризмнар" станцияләре аша үтеп, сорауларга җавап бирделәр, әдәбият һәм музыка буенча тирән белемнәрен күрсәттеләр. Бу кичне балаларны да, олыларны да иң яхшы булырга дәрт һәм теләк берләштерде. Чара татар телендә һәм татар фольклоры материалларында узды.
Барысы да көчле уңай энергия алдылар.