Роспотребнадзор мәгълүмат бирә

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Хәзерге вакытта Россия законнарында кулланучылар тарафыннан тиешле сыйфатлы товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алуга, аларның иминлеге, кирәкле һәм дөрес мәгълүмат алуга, кулланучылар хокукларын яклау, әлеге хокукларны дәүләт һәм иҗтимагый яклау өлкәсендә мәгърифәт алуга, кулланучыларны ирекле иҗтимагый оешмаларга берләштерүгә хокуклар гарантияләнә һәм яклана.

Россиядә кулланучылар хокукларын яклау гражданлык, административ һәм җинаять законнарында каралган. Бу өлкәдә гражданлык законнарының төп акты булып кулланучы төшенчәләрен билгели торган "Кулланучылар хокукларын яклау турында" РФ 1992 елның 7 февраленнән Законы тора. (алга таба - кулланучылар хокукларын яклау турындагы Закон) 

Товарларның һәм хезмәтләрнең ирекле хәрәкәт итүе шартларында төрле финанс хезмәтләре кешеләрнең көндәлек тормышының аерылгысыз өлеше булып тора, шуңа бәйле рәвештә финанс хезмәтләре кулланучыларын яклау аерым әһәмияткә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International