Бердәм салым счеты шартларында бурычларны җайга салуның актуаль мәсьәләләрен. вебинарда караячаклар

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

Быел 2023 елның 1 гыйнварыннан салым түләү Федераль казначылыкның бердәм счеты аша гамәлгә ашырыла. Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан түләүләр белән Тула өлкәсе буенча Федераль казначылык идарәсе шөгыльләнә.

Шуңа бәйле рәвештә күп кенә компанияләрдә һәм шәхси эшкуарларда сораулар туа: бердәм салым түләү һәм бердәм салым счеты турында нәрсәләр белергә кирәк, бердәм салым счетының уңай сальдосын формалаштыручы суммаларны ничек исәпләп чыгару һәм кире кайтару, бердәм салым счеты шартларында бурычны ничек җайга салу турында.

Бердәм салым счеты шартларында бурычларны җайга салу барышында барлыкка килә торган мәсьәләләрне  тирәнрәк ачыкларга Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе хезмәткәрләре әзерләгән вебинар ярдәм итәчәк. Бу вебинар 2023 елның 29 ноябрендә 10.00 сәгатьтә узачак. Спикер буларак Идарә бурычларын җайга салу бүлеге башлыгы Элина Лекомцева чыгыш ясаячак. Вебинарда катнашу бушлай, моның өчен алдан ук сылтама буенча теркәлү мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International