26 ноябрьдә "Батыр" спорт мәктәбендә тхэквондо буенча Ачык төбәкара фестиваль узды
Ярышларда, Казан, Ижау, Ульяновск, Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама, Кама Аланы һәм Менделеевск шәһәрләреннән 2012 елда туган яшүсмер егетләр һәм кызлар, 2013-2014 һәм 2015-2016 елларда туган малайлар һәм кызлар катнашты. Спортчылар кыйммәтле медальләр өчен көрәштеләр һәм көрәштә югары осталыкларын күрсәттеләр.