Узган атнада авыл җирлекләрендә үзара салым мәсьәләләре буенча гражданнар җыеннары дәвам итте. Халык белән очрашулар Абалач, Песәй, Тойгуҗа, Татар Чаллысы, Камай, Бәзәкә һәм Иске Гришкинода узды. Җыеннарда 2023 елда үзара салым акчаларын үзләштерүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды, шулай ук 2024 елда үзара салым чаралары хисабына хәл ителәчәк мәсьәләләр билгеләнде. Бер тапкыр бирелә торган түләү суммасы, быелгы кебек үк, һәр балигъ булган кешедән 1000 сум күләмендә билгеләнгәнде.