Көзге чакырылыш дәвам итә

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Чакырылыш кампаниясе 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Армиягә 18-27 яшьлек ир-атлар чакырыла. 2024 елның 1 гыйнварыннан хәрби хезмәткә чакыру яше 18 яшьтән 30 яшькә кадәр артачак. Армиядә хезмәт итү вакыты 1 ел тәшкил итә.

Чакырудан кем азат ителә:

Россия Федерациясендә хәрби кафедра белән югары уку йортында альтернатив гражданлык хезмәте үткән гражданнар;

Сәламәтлек торышы буенча медицина комиссиясе гражданны яраксыз (яки чикләүләр белән яраклы)дип таныса;

Һәртөрле җинаять өчен хөкем ителүләре түләнмәгән гражданнар;

Фәнни дәрәҗә ияләре;

Хәрби хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булганнар белән турыдан-туры туганлык бәйләнеше булган россиялеләр.

Чакыру кагыйдәләрен бозган өчен нинди җәза көтелә:

Хәрби комиссариатка җитди сәбәпсез килмәгән өчен 10 меңнән 30 мең сум күләмендә штраф салыначак;

Хәрби комиссариатка гаилә хәле, белеме, эш яки уку урыны һәм вазифасы үзгәрүе турында мәгълүмат, шулай ук чакырылучының яңа урынга күченүе турында мәгълүмат бирмәгән өчен 1000 сумнан 5000 сумга кадәр штраф белән җәза бирергә мөмкиннәр. Шулай ук, срочная хезмәттән качкан өчен РФ ҖК 328 маддәсе буенча җинаять җәзасы каралган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International