Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлаткан: «16 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр ата-аналарына, аларның ярдәменә бик мохтаҗ.. Баланы ялгыз үстергән әти яки әнине эштән алу гаиләне акчасыз калдырырга мөмкин. Закон проекты ялгызы гына балаларны тәрбияләүче ата-аналарны эштән азат итүне тыя: хәзер 14 яшькә кадәр түгел, ә балага 16 яшькә кадәр.
Закон проекты эш бирүче инициативасы буенча 16 яшькә кадәрге баласы булган ялгыз ана белән, шулай ук әлеге баланы анасыз тәрбияләүче башка кеше белән хезмәт килешүен өзүгә юл куймауны күздә тота.