Бу бәйрәмне оештыру идеясе беренче тапкыр 1931 елда Флоренциядә табигатьне саклау хәрәкәте тарафдарларының Халыкара конгрессында тәкъдим ителә. Ул вакытта төрле экологик оешмалар һәм табигать саклау җәмгыятьләре кешеләрдә планетадагы барлык тереклек өчен, шул исәптән йорт хайваннары өчен дә җаваплылык хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән төрле массакүләм чаралар оештырырга әзер булуларын белдерделәр.