Әйе, ОСАГО полисы бәясенең яртысын инвалид гражданга яки аның законлы вәкиленә компенсациялиләр. Акча пенсия яки башка социаль түләүләр кергән счетка киләчәк.
🔷 Ташламаны бер полиска бирәләр.
Автомобильгә ихтыяҗ шәхси тернәкләндерү программасында чагылырга тиеш.
Инвалид граждан үзе машина йөртми һәм машина йөртү таныклыгы да юк, әмма даими рәвештә пассажир буларак машинадан файдалана.
Иминиятләштерү килешүендә инвалид яки аның законлы вәкиле һәм тагын икедән артык шофер күрсәтелмәгән.