Балалар түләүләрен күчерү вакыты турында

2023 елның 1 декабре, җомга

Әгәр түләү датасы ял көненә туры килә икән, акчалар банк счетларына алдагы эш көнендә керәчәк.

3 декабрь якшәмбе булганлыктан, 3 нче көн өчен түләүләр 1 декабрьдә киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, түләүләр узган ай өчен киләсе айда башкарыла. Мәсәлән, декабрьдә ноябрь өчен һ. б.

Игътибар итегез, түләүләр көн дәвамында күчерелә. Әгәр акчалар иртән счетка кермәгән икән, көн азагына кадәр акчалар килүне көтәргә кирәк.

1 декабрьдә алдагы ай өчен Мир карталарына:

-17 яшькә кадәрге балага һәм йөкле хатын-кызларга бердәм пособие

- Йөклелек һәм бала табу буенча пособие

- 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособие

5 декабрьдә алдагы ай өчен Мир карталарына:

- Эшләүче ата-аналарга 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособие

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International