Компенсациягә 14 яшьтән өлкәнрәк, эшсез, эшсезлек буенча пособие алмаган һәм түбәндәгеләрне караган кешеләр хокуклы
-I төркем инвалидлар, инвалид балалар, тумыштан I төркем инвалид балалар;
- дәвалау учреждениесе нәтиҗәсе буенча даими карауга мохтаҗ булган өлкән яшьтәге гражданнар;
- 80 яшькә җиткән гражданнар.
Шул ук вакытта туганлык мөнәсәбәтләре һәм бергә яшәү әһәмиятле түгел. Түләү бер кешегә кайгыртуга мохтаҗ булган берничә кешегә карата билгеләнә ала. Татарстан Республикасында түләү күләме 1200 сум. I төркем инвалид һәм инвалид балаларны караучы ата — аналар яки опекуннар өчен аена 10000 мең сум.
Түләүне рәсмиләштерү өчен гражданның гаризасы, шулай ук карауга мохтаҗ кешенең ризалыгы кирәк. Гаризаны онлайн рәвештә дәүләт хезмәтләре порталында яки шәхсән РСФ клиентлар хезмәтендә бирергә мөмкин. Моннан тыш, гаризаны почта аша җибәрергә мөмкин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, карау чоры иминият стажына ел саен 1,8 пенсия коэффициенты күләмендә исәпкә алына. Бу караучыларга иминият пенсиясе алу өчен пенсия хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә.
Эшкә чыккан яки түләү хокукын югалткан очракта, аны алучыга бу хакта РСФ клиент хезмәтенә биш көн эчендә хәбәр итәргә кирәк. Югыйсә законсыз рәвештә алынган акчаларны кире кайтарырга туры киләчәк.