«Эшлекле дүшәмбе» дә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дамир Ханзаров Менделеевск районында нинди яңа ел чаралары узачагы турында сөйләде. Аларның берсе "Теләкләр чыршысы " булачак. Ул 10 декабрьдән эшли башлаячак. Теләкләр чыршысы-балаларның теләкләрен башка кешеләр үтәгән бөтенхалык акциясе. "Кыш бабайлар " сыйфатында башкарма комитет хезмәткәрләре, идарә башлыклары, депутатлар, предприятие, оешма җитәкчеләре чыгыш ясаячак. Шулай ук теләсә кем катнаша ала. 18 яшькә кадәрге һәр бала бүләк алачак . Барлыгы 250 баланы котлаячаклар.
Быел без әтиләре махсус хәрби операция зонасында булган балаларга басым ясыйбыз. Гомумән, Яңа ел һәм шәһәр бизәлеше район балаларына юнәлдерелгән. Балаларга игътибар бирергә һәм «Кыш бабай» булырга һәркемне чакырам», - дип билгеләп үтте район башлыгы Радмир Беляев.
Киңәшмәдә шулай ук Яңа ел бәйрәмнәре мәсьәләләре турында да фикер алыштылар. С.Гассар исемендәге мәдәният сарае мәйданында үзәк чыршыны ачу 15 декабрьда булачак. Ә 31 декабрьдә менделеевлыларны татар эстрадасы артисты Руслан Кираметдинов катнашында зур концерт белән каршы алачаклар. Мәдәният сарае мәйданындагы төп Яңа ел чыршысын шарлар,флаглар һәм конфетлар рәвешендәге уенчыклар белән бизәячәкләр. Шулай ук анда өстәмә иллюминация барлыкка киләчәк. Мәйданда балаларга кышкы уеннар өчен боз шәһәрчеге ясалачак.