Чаңгы ярышлары бүлегенең чаңгы базасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча профилактик әңгәмә узды.
«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ профилактика бүлеге башлыгы Мәликә Халикулова балаларга җәяүлеләр кичүе аша үткәндә юлда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен, яктылыкны кире кайтаручы элементлар (фликерлар) булу кирәклеген искәртте. Яктылык җитмәү шартларында, яктылыкны кире кайтаручы элементлар үзене юл өлешендә күренеп торуның бердәнбер ысулы булып тора.
Фликерлы җәяүле 400 метр ераклыктан автомобильнең фаралары яктысында күренә!
Фликер кию караңгыда җәяүлегә бәрелү куркынычын 6 тапкырга киметә.