Көнүзәк проблемаларны хәл итүдә ярдәм сорап район башлыгына 3 менделеевлы мөрәҗәгать итте.
Беренче сорау торак мәсьәләләрен хәл итүгә кагылган иде. Надира Рәхмәтуллина торакны хосусыйлаштыру буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Район башлыгы һәм аның хезмәттәшләре барлык нечкәлекләрне җентекләп карап чыктылар һәм дәүләт торак фондына мөрәҗәгать төзүдә ярдәм итү буенча йөкләмә бирелде.
Гражданнарны кабул итү барышында шулай ук Совет урамындагы 4а йортта яшәүче хатын-кыз мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Светлана Петровна гаиләсе белән бу йортта вакытлыча яши һәм яңа торак сатып алу мәсьәләсе барлыкка килде. Светлананың ире Л.Я.Карпов исемендәге химия заводында эшли. Фикер алышу барышында социаль ипотека буенча торак сатып алырга тәкъдим ителде.