Яңа ведомство телефон элемтәсе системасына күчү сәбәпле, Татарстан Республикасының барлык салым органнарында элемтә телефоннары үзгәрде.
Россия Федераль салым хезмәте Бердәм Контакт-үзәгенең гомумфедераль бушлай телефон номеры 8-800-222-22-22 элекке режимда эшләвен дәвам итә, кайда булуына карамастан, шалтырату бушлай. Контакт-үзәк салым салуның төрле мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирә: салым түләү һәм хисап бирү сроклары, милек салымнары буенча ташламалар, милек һәм социаль ташламалар алу тәртибе, салым хезмәтенең электрон сервислары мөмкинлекләре, инспекцияләрнең эш графигы һ. б. турында.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 9 нчы районара Федераль салым хезмәтенә телефон элемтәсе аша мөрәҗәгать иткәндә +7 (85557) 5-24-10 бердәм телефон номерын кулланырга кирәк, аннан соң Россия Федераль салым хезмәте рәсми сайтының төбәк блогында урнаштырылган Идарәнең структур бүлекчәләре вазыйфаи затларының өстәмә номерларын «Россия Федераль салым хезмәтенең структур бүлекчәләре»бүлегендә җыярга кирәк.