Мемориаль такта ачу

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Песәй мәктәбен тәмамлаган,  махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган, Козырев Александр Юрьевич истәлегенә мемориаль такта ачылды.

Тантаналы митингта Сашаның әнисе Гөлсияр Бәхтигәрәй кызы, район башлыгы Радмир Беляев, хәрби комиссар Сергей Викторович, Песәй  авыл җирлеге башлыгы Вильдан Илсур улы,  Александрның якыннары һәм туганнары, мәктәп укучылары катнашты.

"Александр-безнең герой, һәм аның турында истәлек мәңге яшәячәк. Бүген без аның истәлеген мәңгеләштердек, бергә мемориаль такта ачтык. Бүген-кайгы урыны, геройларыбызны мәңгелек хәтердә калдыру урыны. Александр тыныч күк йөзе өчен, балаларыбызны тәрбияләү, тыныч күк астында йөрү мөмкинлеге булсын өчен көрәште», - диде район башлыгы Радмир Беляев.

Мемориаль тактаны ачу хокукы Радмир Илдар улы, Сергей Викторович һәм Вильдан Илсур улына бирелде. Россия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен рядовой Козырев Александр Юрьевич Батырлык ордены белән бүләкләнә (үлгәннән соң)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International