Аномаль салкын һава торышын билгеләү турында
7 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә нормадан 10-20°түбәнрәк уртача тәүлеклек һава температурасы белән аномаль-салкын һава торышы көтелә.
2023 елның 11 декабре 18.00 сәгатьтән 12 декабре 18.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү
11 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда төнлә һәм иртән һава температурасының -25° -28° ка кадәр төшүе көтелә, урыны белән 30° .-35° ка кадәр. (Казанда -25°, түбән урыннарда -28° ка кадәр), көндез төньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән -25° сакланачак.