Татарстанда капиталь төзелеш объектларына кадастр бәяләве үткәрелде

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Агымдагы елда объектларны күпләп яңадан бәяләү Россиянең барлык төбәкләрендә уздырылды. Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, республика территориясендә массакүләм бәяләү 2 817 079 объектка карата үткәрелгән. Биналар, төзелмәләр, корылмалар, төгәлләнмәгән төзелеш объектлары һәм машина урыннары дәүләт кадастр бәяләвендә булырга тиеш. Ноябрьдә аның нәтиҗәләре ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының 3140-р номерлы күрсәтмәсе белән расланды.

Кадастр бәясе турында Росреестр булган бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына Татарстан Республикасы буенча Роскадастр хәбәр итәчәк. Ведомство директоры Артем Костин аңлатканча, мәгълүматлар ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек тәртибендә кергән датадан 15 эш көне эчендә кертелә.  

Кадастр бәясен Росреестрның онлайн-сервислары ярдәмендә белергә мөмкин: «Ачык кадастр картасы», «Күчемсез милек объектлары буенча белешмә мәгълүмат online» һәм «Дәүләт кадастр бәяләве мәгълүматлары фонды». Эзләүдә объектның кадастр номерын кертү дә җитә. Шулай ук әлеге мәгълүмат Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтында дәүләт кадастр бәяләве нәтиҗәләре бүлегендә бар.

Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, 2024 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы территориясендә кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турындагы бәхәсләрне карау мәсьәләләре белән ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы каршында төзелә торган комиссия шөгыльләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International