Абалач авылы халкы өчен күптән көтелгән вакыйга- Яблочко елгасы аша күпер ачылу булды.
Ачылу тантанасында район башлыгы Радмир Беляев, Абалач авыл җирлеге Советы депутаты Тунгусков Олег Юрьевич, Абалач авыл җирлеге башлыгы Раил Сираҗетдинов һәм авыл халкы катнашты. Әлеге күпер «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында төзелгән. Бу проект илебез Президенты Владимир Владимирович Путин ярдәме белән тормышка ашырыла.
"Илебез, республикабыз җитәкчелегенә һәм сезгә зур рәхмәт сүзләре әйтәсем килә, кадерле кешеләр. Салкын булуга карамастан, безнең белән бергә сөенергә килдегез. Мин моны эшли алуыбызга бик шат. Иске күпер урынына, ул инде бернинди нормаларга туры килми, без бүген яңасын ачтык һәм авылның ике өлешен яхшы транспорт юлы белән тоташтырдык., дип билгеләп үтте Радмир Илдар улы.