Цифрлы маммограф

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

Бу табибларга сөт бизләре авыруларын сыйфатлы диагностикалау, тайпылышларны, шешләрне вакытында ачыклау мөмкинлеге бирәчәк. Моңа кадәр безгә елына 2 тапкыр күчмә машина килә иде, пациентларга бу мөһим тикшерүне үтәр өчен озын чиратларда торырга туры килде. Бәхеткә, хәзер диагностиканы теләсә кайсы вакытта үтәргә мөмкин. Аппаратны урнаштыру алдыннан бинада капиталь ремонт үткәрелгән. 7 млн сумлык аппарат Владимир Путин патронажы астында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының ТР сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү төбәк программасы кысаларында Татарстан бюджеты акчалары хисабына сатып алынган. Рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International