Шугалакны ачуда башкарма комитет җитәкчесе Роберт Искәндәров катнашты. Беренче булып бозга шәһәр хоккейчылары чыкты һәм аны сынап карадылар
Шугалак янында прокат эшли, анда хәзерге вакытта 40 пар тимераяк бар. Район башлыгы Радмир Беляев 50 пар яңа прокат тимераяклары сатып алуга 300 000 сум акча бүлеп бирде. Тиздән алар прокатка чыгачак
Шугалак янында агач тау урнаштырылган, анда шулай ук балаларга шуарга мөмкин һәм якын көннәрдә бизәләчәк зур яңа ел чыршысын утыртканнар. Шулай ук бездә 1 нче мәктәп территориясендә шугалак эшләвен искә төшерәбез. Анда да прокат эшли һәм тимераяклар алырга мөмкин.