Республика гаилә конкурсында җиңүчеләр, Петровлар гаиләсе һәм район этабы кураторы, балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Ирина Марготнова И.Р. Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсендә булдылар. Анда «Гаилә масштабында уку» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурста 21 муниципаль районнан һәм Казан шәһәреннән 49 гаилә катнашты. 5 гаилә җиңүче дип танылды:
«Иң иҗади һәм тату укучы гаилә» номинациясе - Тәтеш муниципаль районы Кутяшовлар гаиләсе;
«Иң күп укучы гаилә династиясе» номинациясе - Лаеш муниципаль районы Әхмәтовлар гаиләсе;
"Иң күп укучы гаилә – милли традицияләрне саклаучы" номинациясе - Менделеевск шәһәреннән Петровлар гаиләсе;
«Иң талантлы укучы гаилә» номинациясе - Лениногорск шәһәреннән Шакировлар гаиләсе. Конкурста җиңүчеләргә искиткеч, тәмле бүләкләр, китаплар, Казан шәһәренең төрле мәдәният учреждениеләрендә бушлай тамашаларга йөрү өчен сертификатлар тапшырылды. Шулай ук җиңүче гаиләләргә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына елны рәсми ачуга чакырулар тапшырылды. Җиңүчеләрне котлыйбыз!