Менделеевск районы ветеринария берләшмәсенә һәм ветеринария клиникасына эш сәфәре

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

Радмир Илдар улы клиника кабинетларын карады, хезмәткәрләр белән аралашты һәм учреждение эшенең оештырылуы белән канәгать калды.

 Клиникада өч кабинет бар: кабул итү һәм күзәтү кабинеты, операция бүлмәсе һәм даруханә. Клиника йорт хайваннарын печтерү һәм стерильләштерү хезмәтләре һәм башка хезмәтләр күрсәтә. Нәтиҗәдә, ветеринария берләшмәсенә алып баручы юлны асфальтлау турында карар кабул ителде. Шулай ук янәшәдә Корбан бәйрәме өчен мәйданчык оештырылачак, анда түбә төзеләчәк.

 Ветеринария клиникасы Тойма урамы, 22 йорт адресы буенча урнашкан. Клиниканың эш режимы:дүш.-җом. 8:00-17:00 тәнәфес 12:00-13: 00 шим.,якш.-ял телефоны: 2-25-45

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International