Узып баручы елда почта Татарстан Республикасында авыл һәм ерак территорияләрдә урнашкан 32 бүлекчәне яңартты.
Авыл бүлекчәләре объектларын яңарту, аны яңа таләпләр һәм нормаларга, техник шартларга, сыйфат күрсәткечләренә туры китерү ике юнәлеш буенча бара: биналарны ремонтлау һәм халык өчен хезмәтләр күрсәтүне киңәйтү.
Почта бүлекчәләрендә эчке биналар һәм фасадлар, җылыту системалары яңартылган, янгын сигнализациясе һәм видеокүзәтү, шулай ук климат контроле һәм кондиционер өчен җиһазлар урнаштырылган. Операторлар өчен яңа техниканы онлайн элемтә каналларына тоташтырдылар. Бүлекчәләрне яңартканда почта уңайлы мохитне үстерүгә аерым игътибар бирә. Моның өчен бүлекчәгә керү урынында компания култыклы пандуслар, персоналны чакыру төймәләре урнаштыра, ишек уемнарын киңәйтә. Биналарның тузганлыгы аркасында ремонт үткәрү мөмкин булмаган урыннарда почта тиз төзелә торган конструкцияләрдән яңа биналар төзи.
Сервислар линиясен киңәйтү ягыннан почта авыл җирлегендә иң файдалы һәм ихтыяҗлы хезмәтләргә юнәлдерелә. Яңартылган бүлекчәләрдә "Сәламәтлек почмагы" бар, анда клиентлар медицина приборларын (тонометрлар, пульсоксиметрлар һәм контактсыз термометрлар) бушлай ала һәм сәламәтлекнең төп күрсәткечләрен тикшерә ала.
"Безнең игътибарыбызның төп юнәлеше — кешеләр: почта бүлекчәләренә килүчеләр һәм безнең хезмәткәрләр. Без клиентларга уңайлы, тиз һәм нәтиҗәле хезмәтләр күрсәтү, ә хезмәткәрләргә уңайлы шартларда эшләү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез, — дип шәрехләде Россия Почтасы генераль директоры Михаил Волков. Почта-ерак авылларда чын "социаль үзәк", шуңа күрә безгә анда яшәүчеләрнең ярдәмгә мохтаҗ булуларын сизгән һәр ситуациядә мөрәҗәгать итә алуы мөһим. Киләсе елда без бүлекләрне яңартуны дәвам итәчәкбез.