Бокс буенча Россиянең спорт мастеры Тимур Габдуллин истәлегенә 20 нче традицион турнир

2023 елның 22 декабре, җомга

2023 елның 13-16 декабрендә Октябрьский шәһәрендә бокс буенча Россиянең спорт мастеры Тимур Габдуллин истәлегенә 20 нче традицион турнир узды. Ярышларда төрле шәһәрләрдән 91 спортчы катнашты: Кандра, Ильчимбет, Октябрьский, Менделеевск, Уруссу, Азнакай, Лениногорск, Дүртөйле, Баулы, Туймазы, ЮтазыБезнең шәһәрне тренерлар Шафиков Марсель һәм Чулаков Динар җитәкчелегендәге «Батыр» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре тәкъдим итте. Безнең спортчылар әлеге ярышларда үзләрен лаеклы күрсәттеләр. 1 урын – Щекин Тимур 28 кг авырлыкта; 1 урын – Тунгусков Илья 36 кг авырлыкта; 1 урын – Барбарисов Евгений 44 кг авырлыкта; 1 урын – Миронов Артур 48 кг авырлыкта; 3 урын – Нурисламов Инсаф 36 кг авырлыкта; 3 урын – Гайнетдинов Данис 36 кг авырлыкта. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International