Яшь ГТО нормаларын тапшыручылар

2023 елның 22 декабре, җомга

20 декабрьдә "Батыр "спорт мәктәбенең" спорт сараенда "Яшь ГТО нормаларын тапшыручылар" спорт бәйрәме узды. Ярышларда Менделеевск муниципаль районыныж балалар бакчалары командалары катнашты.
Малайлар һәм кызлар, 1 нче баскыч,  түбәндәге күнегүләрне үтәделәр: баскан килеш аска таба иелү, теннис тубын ыргыту, яткан килеш гәүдәне  күтәрү һәм 10 метрга йөгерү.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча иң яхшылар булдылар:
1 урын - 11 нче  «Балачак планетасы»  балалар бакчасы
2 урын-2 нче  «Әкият» балалар бакчасы
3 урын-7 нче «Алтын балык»балалар бакчасы
Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International