«Кышкы каникуллар " оператив профилактика чарасы кысаларында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге башлыгы Мәликә Халикулова Ижевка мәктәбенең яшь хәрәкәт инспекторлары отряды белән берлектә яктылыкны чагылдыручы элементларны тәүлекнең караңгы вакытында юлда ерактан күренеп тору өчен куллануның мөһимлегенә игътибарны җәлеп итү максатыннан акция үткәрде.
яшь хәрәкәт инспекторлары укучыларга яктылыкны кире кайтаручы элементларның бик кечкенә һәм кулланырга уңайлы аксессуарлар булуын искәрттеләр. Алар җитәрлек яктылык булмаган шартларда, автомобиль фараларының яки урам фонарьларының яктылыгын чагылдыра. Бу машина йөртүчеләргә җәяүлеләрне ерактан күреп алырга һәм юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау буенча чараларны вакытында күрергә мөмкинлек бирә.
Яңа ел алдыннан барлык укучыларга бүләк итеп яктылык кайтаручы беләзекләр бирелде.