Менделеевскида махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә Яңа елга бүләкләр тапшырдылар

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел алдыннан Менделеевск районында һәлак булган махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары, шулай ук мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары һәм әниләре активы белән очрашу узды. Анда район башлыгы Радмир Беляев, Дәүләт Думасы депутатлары Татьяна Ларионова һәм Әлфия Когогина катнашты.

"Без сезнең белән зур югалту  авырлыгын уртаклашабыз һәм сезнең яныгызда таяныч булу өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез. Улларыгызны яхшы тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт. Без аларны һәрвакыт истә тотачакбыз һәм алар белән горурланачакбыз! Барыбыз бергә булу бик мөһим. Чөнки якыннарыңның ярдәме булганда, һәрвакыт җиңелрәк һәм ансатрак», — диде Радмир Беляев, һәлак булган сугышчыларның әниләренә һәм хатыннарына мөрәҗәгать итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International