Кыш бабайлар махсус хәрби операциядә катнашучының өч баласының хыялларын тормышка ашырдылар

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Менделеевскида махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен яңа ел тамашасы узды. Тамаша алдыннан район башлыгы һәм кунаклар «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында балаларның хыялларын тормышка ашырдылар. 
Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев Евгения Коровинаның хыялын тормышка ашырды, Яңа ел бәйрәменә смартфон бүләк итте.
Коровиннар гаиләсендә 4 бала тәрбияләнә, аларның әтиләре махсус хәрби операциядә  катнаша 
Акциягә Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе урынбасары Әлфир Идиятуллин да кушылды. Ул Роза Коровинаның хыялын тормышка ашырды һәм косметика кибетенә сертификат бүләк итте. Менделеевск районы РУЭС башлыгы да читтә калмады, ул Егор Коровинга смарт-сәгать тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International