Бәйрәмнәрдә социаль фондның эш графигы турында

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Менделеевск районындагы социаль фондның клиентлар хезмәте хәбәр иткәнчә, 2023 елның 30 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр эшләми торган бәйрәм һәм ял көннәре булып тора. 

Әмма 4 гыйнварда гражданнарга уңайлы булсын өчен клиентлар хезмәте 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр эшләячәк. Әмма кабул итү бары тик җирләүгә пособие түләү мәсьәләләре буенча гына башкарылачак.

Бу түләүне алу өчен мөрәҗәгать итүчеләргә үзләре белән паспорт, үлем турында таныклык, үлем турында белешмә һәм әлеге түләүне банк счетына алырга теләсәләр, үзләре белән банк реквизитлары алырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International