Ижевка авылы пенсионерлар берлегенең беренчел оешмасы әгъзалары Яңа ел алдыннан кичә оештырдылар. Барысы да Яңа ел символы һәм аның белән бергә Кыш бабай оныкчыгы Кар кызы килүен түземсезлек белән көттеләр, Төрле төстәге утлар белән балкып торган яңа ел чыршысы янында күңелле Яңа ел җырлары җырланды, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр, күңелле конкурсларда катнаштылар. Программадан соң Яңа ел дискотекасы узды. Яңа ел дуслар арасында игелек һәм бәхет белән тулды. Хәзер оныклары өчен бәйрәм иртәсе үткәрергә ниятлиләр.