Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен яңа ел тамашасы

2024 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Менделеевскида махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен яңа ел тамашасы узды. Тамаша башланганчы район башлыгы һәм кунаклар «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында балаларның хыялларын тормышка ашырдылар. Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев Евгения Коровинаның хыялын тормышка ашырды. Ул «Теләкләр чыршысы» ннан кызның Яңа ел бәйрәменә смартфон турында теләге язылган открытканы алды. Коровиннар гаиләсендә 4 бала тәрбияләнә, аларның әтисе  ирекле хезмәттә махсус хәрби операция зонасында. Акциягә Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе урынбасары Әлфир Идиятуллин да кушылды. Ул Роза Коровинаның хыялын тормышка ашырды һәм косметика кибетенә сертификат бүләк итте. Менделеевск районы РУЭС башлыгы да читтә калмады, ул Егор Коровинга смарт-сәгать тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International