«Кама таңнары» приютында Яңа ел иртәсе узды.
Балаларны Яңа ел белән котларга район башлыгы Радмир Беляев, депутат Ролан Шәмсетдинов, бүлек башлыгы - өлкән суд приставы Дмитрий Пермяков, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Ханзаров килде. Балалар чыршы тирәли Яңа ел җырларын башкардылар, биеделәр һәм шигырьләр сөйләделәр. Балаларны шулай ук котларга Кыш бабай һәм Кар кызы килделәр. Ролан Томасович чакырган зур йомшак аюның килүе малайлар һәм кызлар өчен сюрприз булды
Радмир Илдар улы приютка Эдуард Шәрәфиевның суыткычын һәм татлы бүләкләрен тапшырды.