Бөек Ватан сугышы ветераннарын Яңа ел белән котладылар

2024 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Концлагерь тоткыны Антонина Егоровна Кравченконы һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Билал Җәләл улы  Вәлиевны район башлыгы Радмир Беляев исеменнән котларга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Ханзаров килде. ӘҺлиев Зәйнәк Әһли улын Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы Илмир Кәшәфетдинов котлады. Ветераннарга сәламәтлек, киләсе елда уңышлар теләделәр һәм Яңа ел бүләкләре тапшырдылар

Шулай ук Зәйнәк Әһли улын һәм Билал Җәләл улына «Бердәм Россия» партиясеннән бүләк пакетлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International