Менделеевлылар Раштуаны бәйрәм иттеләр!

2024 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Менделеевлылар һәм кунаклар өчен концерт һәм күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Бәйрәм төрле милләт вәкилләрен дуслык һәм күңел ачу белән берләштерде.  Башкарма комитет җитәкчесе Роберт Искәндәров шәһәр халкын һәм кунакларын котлады:

- Район башлыгы Радмир Беляев һәм шәхсән үз исемемнән сезне әлеге якты бәйрәм белән котлыйм! Барыбызга да тынычлык телим! Өйдә сезне һәрвакыт көтеп торсыннар, ә сәламәтлек беркайчан да  какшамасын. Бу көнне якыннарыгыз, туганнарыгыз белән үткәрегез.
Җирле артистлар матур концерт тәкъдим иттеләр, мәдәният идарәсе иҗади коллективлары башкаруында халык җырлары яңгырады. Мәйданда бәйрәм сәүдәсе барды. Чарага килүчеләр урамда  яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе оештырган халык күңел ачуларында һәм   уеннарда катнаштылар. Теләүчеләр ат арбасында утырып йөри алдалар. Шулай ук һәркем мичтә пешкән тәмле коймаклар белән кайнар чәй татып карый алдылар. Бәйрәмдә катнашучылар төп чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән оештырдылар. Менделеевлылар Раштуаны шундый күңелле һәм тату каршы алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International