Район башлыгы Радмир Беляев чаңгы базасында булды.

2024 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

"Трасса бик яхшы,  тирә-юньдә матур табигать. Күрше шәһәрләрдән һәм хәтта республикалардан да безгә йөрергә килүләре сөендерә", - дип билгеләп үтте Радмир Илдар улы.

Бу чаңгы сезонына трасса 3 км га кадәр арттырыла һәм яктырту урнаштырыла. Чаңгы спортын яратучылар өчен прокат эшли, анда 150 пар чаңгы бар. Итекнең зурлыгы 34тән 45кә кадәр. Прокатның эш режимы 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр. Чаңгы узышлары бүлегенең чаңгы базасында тренер-укытучы Артемий Емельянов җитәкчелегендә 6 яшьтән 15 яшькә кадәрге 45 бала шөгыльләнә. Чаңгы базасыннан тыш, Радмир Илдар улы шулай ук Ушков утрауларында һәм 1 нче мәктәп ишегалдында оештырылган шугалакларда булды һәм аларның торышын бәяләде. Район башлыгы боз катламының яхшы сыйфатын билгеләп үтте. Ике шугалакта да тимераяк прокаты эшли, музыка бар. Теләге булганнарга кайнар чәй белән җылынырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International