8 гыйнварда финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Кәшбиева Разифа Имаметдин кызын соңгы юлга озаттылар.
Разифа Имаметдин кызы Татар Сарсазы авылында туып үскән, Песәй авыл мәктәбендә укыган. Институтны тәмамлагач, район финанс бүлегенә эшкә килә һәм муниципаль хезмәт системасында 35 елдан артык эшли. Урынбасар вазифасында 10 елдан артык эшли.
Туганнарының һәм якыннарының чын күңелдән кайгысын уртаклашабыз, бер минут тынлык белән искә алабыз.