Янгын сүндергән өчен рәхмәт хатлары

2024 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Киңәшмәдә район башлыгы Радмир Беляев Камай авыл җирлеге башлыгы Илнар Ахунҗановны һәм Камай авылының ирекле янгын сакчылары әгъзасы Ранис Ямалетдиновны битараф булмавы, бәяләп бетергесез ярдәм һәм янгынны сүндерүдә грамоталы эш өчен рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте. 2025 елның 1 гыйнваре 02 сәгать 54 минутта Глонасс+112 системасына  Менделеевск районы Енабердино авылы, Яңа урам 5 йорт адресы буенча  мунча һәм сарай яну турында хәбәр килә. Янгын торак йорт янында була.

"Янгын урынына килгән гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең, шулай ук Камай  авылының ирекле янгын сакчылары әгъзаларының оператив һәм грамоталы гамәлләре нәтиҗәсендә фаҗигадән качып, янгынны минималь зыян белән бетерү мөмкин булды. Яхшы эшләгәнегез өчен рәхмәт",- дип билгеләп үтте Радмир Илдар улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International