"Ярдәм кулы " Бөтенроссия акциясе

2024 елның 12 гыйнвары, җомга

Менделеевскиның "Беренчеләр хәрәкәте"  катнашучылары Беренче хәрәкәтенең «Ярдәм кулы» Бөтенроссия акциясенә кушылды. 1 гимназия, химия-технология лицее, Песәй, Абалач, Тихоново, Иске Гришкино мәктәпләре, 4 мәктәп, "Мирас" татар гимназиясе, 2 нче һәм 10 нчы балалар бакчалары йортсыз хайваннар өчен приютка азык җыю оештырдылар. Бик тә кирәкле йөкне Чаллыдагы «Азира» приютына тапшырдылар. Ул инде 10 елдан артык эшли, чөнки анда битараф булмаган кешеләр яши. Монда 149 эт яши! 

Шакирова Фәүзия Наил кызы-әлеге приют җитәкчесе. Этләрне бик ярата һәм күп вакытын алар белән үткәрә. Этләр балаларны бик актив каршы алдылар, ә приют хезмәткәрләре ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.
Бу яшь буынны тәрбияләүнең искиткеч мисалы. Булдырасыз, балалар! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International