Вакансияләр

2024 елның 12 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең  Менделеевск район бүлеге  Баш идарәсе, суд эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү буенча суд приставлары-башкаручылар һәм суд приставлары вакансияләрен ачу һәм мәҗбүри башкару органнары хезмәткәрләре вазыйфасына дәүләт хезмәтенә керү өчен документлар кабул итү турында игълан итә. Мәҗбүри башкару органнары хезмәткәрләренә: - акчалата хезмәт хакыннан (вазыйфаи хезмәт хакы + махсус дәрәҗә буенча хезмәт хакы), шулай ук төрле премияләрдән һәм өстәмәләрдән торган тотрыклы югары акчалата тәэмин ителеш, - мәҗбүри дәүләт тормыш һәм сәламәтлек иминияте, - хезмәткәрнең тормышын һәм сәламәтлеген, аның гаилә әгъзаларының тормышын һәм сәламәтлеген, шулай ук хезмәткәргә һәм аның гаилә әгъзаларына караган мөлкәтне дәүләт яклавы хокукы гарантияләнә; - 30 тәүлектән торган отпуск, - вазифа бурычларын үтәүгә бәйле транспорт хезмәте күрсәтү, — 20 еллык хезмәт стажына ирешү буенча пенсиягә чыгу һәм дәүләт - пенсия белән тәэмин итү, - махсус федераль законнар белән билгеләнгән башка гарантияләр. Квалификация таләпләре: РФ гражданлыгы, 18 яшьтән 40 яшькә кадәр, югары юридик, икътисади, педагогик яки психологик белем булу, хөкем ителмәү, хезмәткә керүгә комачаулаучы авырулар булмау.   Мәҗбүри башкару органнарында хезмәт итү-ул  тотрыклылык, социаль статус, вазифа үсеше һәм үз-үзеңне тормышка ашыру мөмкинлеге. Без актив тормыш позициясен алып баручы яшь, белемле, перспективалы хезмәткәрләр белән кызыксынабыз.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International