ЮХИДИ хезмәткәрләреннән алты киңәш.

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

1. Яктылыкны кире кайтаручы элементлы киемнәрне киеп йөрегез. Караңгы вакытта машина йөртүчеләр баланы ерактан ук күрсен өчен иң гади ысулларның берсе - яктылыкны кире кайтаручы элементлар булган киемнәрне кияргә кирәк. ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, якындагы ут яктысында машина йөртүче җәяүлене 25-50 метр ераклыкта күрергә сәләтле. Әгәр дә җәяүле яктылыкны кире кайтаручы элементны куллана икән, бу ара 150-200 метрга кадәр арта.

2. Юлга якын урында шумагыз. Шуу өчен сайланган сөзәклк юлдан ерак булырга тиеш. Өлкәннәр, таудан шуып төшкәч, бала һичшиксез юл кырыенда булмаячагына инанырга тиеш.

Реклама
3. Көйләнә торган юл кичүләрен сайлагыз. Кыш көне кар һәм боз аркасында автомобильнең тормоз юлы арта. Юлның йөрү өлешен светофорлы юл аша чыгу һәм барлык машиналарның туктаганына ышангач кына кичү яхшырак.

4. Сак булыгыз. Кыш көне юлны күзәтү кыенлаша Транспортны кар көртләре һәм зур йөк автомобильләр күрергә комачаулый ала. Димәк, бик игътибарлы булырга кирәк.

5. Батып ятучы машина янында тормагыз. Тәгәрмәчләр астыннан боз кисәкләре оча ала, әмма иң мөһиме машина көтмәгәндә хәрәкәткә килә итә һәм теләсә кайсы китә   ала.

6. Юлны йөгереп чыкмагыз. Караңгыда машинага кадәр араны билгеләүдә хата ясау җиңел. Моннан тыш,җепшек яки кар белән капланган асфальтта автомобильнең тормоз юлы берничә тапкыр арта. Машина «зебра» алдында тулысынча туктаганын көтегез һәм шул вакытта ук юлны кичегез.

"Юлларда игътибарлы булыгыз һәм кышкы чор сезгә бары тик уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр генә китерәчәк", - диде ЮХИДИ башлыгы Сафин А.Р.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International