Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: «Документ медицина кулланылышы өчен дару препаратларының законсыз әйләнешен булдырмауның системалы һәм нәтиҗәле механизмын төзи һәм дарулар сатып алганда гражданнарны өстәмә яклауга юнәлдерелгән. Закон проектында яраклылык срогы чыккан препаратларны һәм медицина куллану өчен препаратларны мониторинглау системасында маркировкалау яки гражданлык әйләнешенә кертү турында белешмәләре булмаган даруларны сатуны тыю каралган. Даруханәдәге касса автомат рәвештә мондый даруларны сатуны туктатачак".
Тыюны куллану тәртибен Хөкүмәт билгеләячәк.