Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ катнашында узган киңәшмәнең көн тәртибендәге төп мәсьәлә социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыру булды.
"Бүгенгә республикада газ 25,2 мең кишәрлек чикләренә җиткерелгән, Татарстан гаиләләре йортларына 19,3 мең тоташтыру башкарылган. Татарстан Социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыру буенча алдынгы төбәкләр унлыгына керә. Хәзер уртак көчләрне Президент йөкләмәләрен үтәүгә һәм коммерцияле булмаган бакча ширкәтләрендә газлаштыру программасын гамәлгә ашыруга юнәлтергә кирәк", - дип шәрехләде депутат.
Федераль Җыенга Юлламаны игълан итү барышында Россия Президенты бакчачылык ширкәтләренә социаль газлаштыру программасын киңәйтү турында игълан итте. Хәзерге вакытта төбәкләрдә гражданнарга мәгълүмат бирү,аларны газлаштыру турында карар кабул итү өчен коммерцияле булмаган бакча ширкәтләрендә җыелышлар оештыру буенча эш алып барыла, һәм 1 августка кишәрлекләрне тоташтыру графигы расланырга тиеш.