Депутатлар икенче укылышка төзәтмәләр әзерләде, алар нигезендә гаиләләр ана (гаилә) капиталының калган акчасын бер мәртәбә түләү рәвешендә ала алачак.
Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Россия Президенты йөкләмәсен үтәү йөзеннән инициатива эшләнде, аның нигезендә балалы 730 меңнән артык гаилә ана капиталының калган акчасын бер тапкыр бирелә торган түләү рәвешендә 10 мең сумга кадәр ала алачак. Шунысы мөһим, закон басылып чыкканнан соң үз көченә керәчәк, һәм гаиләләр түләүдән җәй көне, ял вакытында яки балаларны мәктәпкә әзерләгәндә файдалана алачак. Моннан тыш, кабул ителгән закон нигезендә, 2025 елның 1 гыйнварыннан 80 яшь тулган пенсионерлар, шулай ук I төркем инвалидлар ай саен пенсияләренә өстәмә рәвештә 1200 сум алачак. Бу түләү гаризасыз, автомат рәвештә гамәлгә ашырылачак"»
Закон проекты шулай ук хатын-кызларга йөклелекнең иртә срокларында исәпкә баскан очракта бер тапкыр түләнә торган пособиегә хокукны күздә тоткан нормаларны, мондый пособиенең дәвамлылыгын һәм күләмен ачыклый.