Әлфия Когогина: кабул ителгән инициатива авылда дарулар алу мөмкинлеген арттыра

2024 елның 30 июле, сишәмбе

Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: «без кабул иткән инициатива авылда дарулар алу мөмкинлеген киңәйтә, ә даруханәләр булмау турындагы сорау белән миңа һәм хезмәттәшләремә төрле төбәкләрдән мөрәҗәгатьләр килде. Элегрәк фельдшер-акушерлык пунктларында даруларны ваклап сату турындагы карар үз көченә кергән иде. Ләкин медицина оешмаларының, шул исәптән участок хастаханәләренең дә, әлегә андый мөмкинлеге булмаган. Әлеге закон стационар даруханәләре булмаган торак пунктларда участок хастаханәләренә һәм медицина оешмаларына даруларны ваклап сату хокукын бирүгә юнәлдерелгән"»

 

Документ шулай ук препаратларны медицина белеме булган, квалификациясен күтәрү курсларын узган кешеләр сатачагын билгели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International