Татарстанда 3 мең булачак әни бердәм пособие ала

2024 елның 30 июле, сишәмбе

Йөкле хатынарга бердәм пособие түбәндәге очракларда билгеләнә:

 -булачак әни йөклелекнең беренче 12 атнасында медицина оешмасында исәпкә баскан булса;

-гаиләнең җан башына айлык кереме Татарстанда бер кешегә исәпләп билгеләнгән яшәү минимумыннан (13135 сум) артмаса ;

- гаилә милке билгеләнгән критерийлардан артмаса;

- хатын-кызның РФ гражданлыгы булса һәм ул даими рәвештә Россиядә яшәсә.

Бердәм пособие билгеләүне сорап йөклелекнең 12 атнасы узгач мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ул исәпкә куелган айдан башлап, әмма  йөклелекнең 6 атнасыннан соң гына исәпләнеп түләнә башлый.

Айлык түләү күләме гаиләнең мохтаҗлык дәрәҗәсенә бәйле һәм Татарстан Республикасында хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумы- 14 317сумның  50, 75 яисә

 

 

 

100 процентын тәшкил итәргә мөмкин. Ягъни 50 % - 7158, 50 сум; 75 % - 10 737,75 сум; 100 % - 14 317 сум.

Расланган исәп язмасы булган очракта бердәм пособие билгеләү өчен гаризаны онлайн форматта дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук  Социаль фондның Татарстан бүлеге бүлекчәләре һәм күпфункцияле үзәкләрнең клиентлар хезмәтләрендә бирергә мөмкин.

Әгәр сорауларыгыз булса, сез 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча  Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бердәм контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз: (шалтырату бушлай).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International