Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «сүз күпфатирлы торак йортларны сафка бастырганда мәҗбүри рәвештә социаль объектлар төзү турында бара. Бу мәктәпләр, балалар бакчалары, поликлиникалар. Торак төзелеше барлык социаль инфраструктура белән тәэмин ителергә тиеш. Элегрәк төбәкләргә шәһәр төзелеше сәясәте буенча зур күләмдә вәкаләтләр тапшырылган иде, әмма кайбер төбәкләрдә социаль учреждениеләр белән тәэмин ителеш югары түгел. Тәкъдим ителә торган инициатива социаль объектларны файдалануга тапшыруны торакны файдалануга тапшыру белән мәҗбүри синхронлаштыруны кертә».
Закон проектында территорияне комплекслы үстерү турындагы карар территорияләрне комплекслы үстерү операторлары тарафыннан гамәлгә ашырылса, мондый карар коммуналь, транспорт, социаль инфраструктура объектларын, шулай ук мондый территориядә җәмәгать тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү өчен билгеләнгән объектларны төзүне тәэмин итү йөкләмәсен күздә тотарга тиеш дип карала.
Федераль закон 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.