Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: «кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының хисаплылыгына таләпләрне гадиләштерү турындагы тәкъдим «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты мәйданчыгында эшләнде һәм без үткәргән кече һәм урта бизнес үсешенә мониторинг нәтиҗәләре буенча йомгаклау докладына кертелде. Алга таба Федераль закон эшләнде".
Документ ике федераль законга үзгәрешләр кертә: "Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында" һәм "Россия Федерациясендә рәсми статистик исәпкә алу һәм дәүләт статистикасы системасы турында".
Документ нигезендә, статистик мәгълүматлар бердәм рәвештә җыелачак-төрле ведомстволар тарафыннан эшләнгән хисап формаларын тутырырга туры килмәячәк. Барлык мәгълүматлар да күп тапкырлар файдаланылырга мөмкин. Закон 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.