Депутатлар тарафыннан түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм хупланды:
- Татарстан Республикасы «Менделеевск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында.
- Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең коррупцион хокук бозулар кылган өчен җаваплылыгы турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
- Менделеевск муниципаль районы Советының 2023 елның 18 декабрендәге 226 номерлы «2024 елга һәм 2025 һәм 2026 елларның план чорына Менделеевск муниципаль районы бюджеты турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
- Менделеевск муниципаль районында сезонлы стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыручы оешмаларның стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштырган өчен түләүдән азат итү һәм кичектерү өлешендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм чаралары турында.
- ТР Менделеевск муниципаль районының муниципаль милеген хосусыйлаштыруның фаразлау планына (программасына) үзгәрешләр кертү турында.
- «Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге милкендәге һәм мондый мөлкәтне сатып алуга өстенлекле хокукны гамәлгә ашырганда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары тарафыннан сатып алына торган күчемле һәм күчемсез мөлкәткә арендага бирелә торган түләүне кичектереп түләү срогын билгеләү турында.
- Татарстан Республикасы Менделеевск районы территориаль сайлау комиссиясе составына билгеләп кую өчен кандидатура тәкъдим итү турында.
- Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының «Менделеевск шәһәре» муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында.