Мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән бергә кызыклы тәҗрибәләр үткәрделәр. Балалар буяуларның ничек кушылуын һәм яңа төсләрнең ничек килеп чыгуын белә алдылар. Суның тыгызлыгы төрлечә булуын ачык күрделәр. Водород перекисенең агарту үзлекләренә ия булуын һәм башка бик күп төрле кызыклы экспериментлар турында белделәр.
Шундый гаҗәеп тәҗрибәләрдән соң, бәлки, берәрсе галим - химик булырга һәм яңа фәнни ачышлар уйлап табарга теләр😉
Шулай ук балалар төрле эстафеталарда шатланып катнаштылар. Чара дәвамында барлык катнашучылар да уңай хис-кичерешләр алды.
Чара Татарстанда игълан ителгән фәнни-технологик үсеш елы кысаларында узды.